Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

2 458подписчиков
Ежедневно🇷🇺

Похожие каналы

Все →

Последние посты

"Безнең гәҗит" һәм "Юлдаш" ябыла. Чиратта кем?Берничә татар газетының ябылуы турында билгеле булды. 43 ел журналистикада эшләгән "Безнең гәҗит" басмасы хуҗасы Илфат Фәйзрахманов бу өлкәдән китүе, газетны әдәби альманахка калдыруы турында белдерде. Казанда чыгучы "Юлдаш" һәм Оренбурдагы "Яңа вакыт" та почта каталогында юк. Моның сәбәпләре нидә?Илфат Фәйзрахманов "Безнең гәҗитнең" соңгы санында "Аерылмыйбыз, ләкин…" дип исемләнгән мәкаләдә журналистикадан китү сәбәпләрен ул аңа карата оештырылган мәхкәмәләр, штрафлар булды дип аңлаткан.Соңгы ярты елда басмадагы мәкаләләр өчен ике тапкыр 20шәр мең сум штраф салынган. Имеш, әлеге мәкаләләрдә нәфрәт яки дошманлык уяту билгеләре булган.💬 "Социаль медиаларда контент булдыруны әлегә дәүләт медиалары гына булдыра ала. Алар дәүләт дотациясендә утыралар, акча эшләү максаты тормый, лакйлар да җиткән. Алар дәүләткә менә безнең видеоролик фәлән кадәр каралды, шулкадәр лайк җыйды дип мактанып күрсәтә ала, дәүләт аларга казнадан акчаны бирүне дәвам иттерәчәк. Ә хосусый редакцияләр лайклар белән ничек акча эшләсен? Кем аларга видео фәлән карау җыйды дип акча бирсен? Газета ренакциясендә кешеләрне яшәтәсе бар? Әлегә шул реаль әбунәчеләр бар, алар атнага бер газет алыр өчен язылалар, рәхмәт төшкерләре. Әмма бу да озак елларга сакланмаячак", дип сөйләде хосусый медиада эшләүче журналист. 💬 "Ябылулар булачак. Моны басма матбугат өчен җаваплылар да факт буларак кабул итә дип уйлыйм. Барысын да өстери, яшәтә, яшәртә алмаячаклардыр. Кемнәр яраклаша, цифрлаша ала - игътибар шуларга булачак. Газет укучыларының кимүе бер хәл, татарча газет укучылар саны кай тирәдәдер бит әле. Аларны санасаң, егылырга торучыларны төртеп егу отышлырактыр. Сизмәгән булсагыз, тәртипләр күптән шундый - кирәктән бигрәк отышлылык, рентабельлек ягын карыйсы. Милли, татарча дигән бөтен әйберне беръюлы күтәрә торган заман түгел", дип язды журналист Альберт Шакиров. Башка фикерләрне 👉 монда укыгыз.

22 июн. 2026 г.244В Telegram

Анексияләнгән Кырым җәй ахырына кадәр балалар аланнарын япты. Анда Татарстанның да ике аланы эшли идеКырымның Русия куйган хакимияте балалар аланнарына һәм башка ял урыннарына балаларны кабул итү һәм урнаштыруны 2026 елның 1 сентябренә кадәр туктатып торды.Ярымутрау җирлегендә Татарстан аданнары да урнашкан, аларда Татарстан яшьләр министрлыгы ярдәме белән балалар ялы оештырыла. Алар — Алушта районындагы «Сатера» балаларны сәламәтләндерү аланы һәм Бакчасарай районындагы «Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәге.Төбәк башлыгы республика халкы һәм кунакларын бу чикләүләргә аңлап карарга чакырды һәм «хәзерге вакытта әлеге чаралар җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен кирәк», дип белдерде.Моңа кадәр Кырымда һәм Акъярда иминлек максатыннан берничә чикләү кертелгән иде. Аерым алганда, Керич кичүе эше вакытлыча туктатылды, халыкка ягулык сату тыелды, шулай ук киңкүләм чаралар кичектерелде.21 июньгә каршы төндә Кырым дрон һөҗүменә дучар булды, моның нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар. Моннан тыш, Керич кичүендәге объектлар, шул исәптән «Панагия» паромы зыян күрде, шулай ук транспорт һәм энергетика инфраструктурасы эшендә өзеклекләр күзәтелде.Энергетика инфраструктурасына атуны Украина хәрби көчләре "кануни һәдәф" дип саный һәм бу Русиянең Украинага каршы һөҗүмнәренә җавап дип белдерә.

22 июн. 2026 г.243В Telegram

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:🔹 Мәскәүгә тагын Украина дроннары һөҗүм иткән. Шәһәр мэры Сергей Собянин кимендә 59 дронның бәреп төшерелүе турында хәбәр итте. Мәскәүнең барлык һава аланнары вакытлыча эшен туктатты.🔹 «Православ олигарх» дип йөртелгән Константин Малофеев Русиядә Telegramны томалауны тәнкыйтьләде һәм Max платформасындагы үз каналын алып барудан баш тартуын белдерде.🔹 Пакстан белән Катар Иран һәм АКШ вәкилләре арасында Швейцариядә узган сөйләшүләр нәтиҗәләре нригезендә уртак белдерү бастырды. Яклар Тәһран белән Вашингтонның сөйләшүләрдә «өмет уятучы алгарышка» ирешүен хәбәр итте.🔹 «Яңа кешеләр» фиркасеннән депутатлар гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенең яңа вариантын хөкүмәткә юллады. Алар туганнар тарафыннан кыйнау очраклары өчен җинаять җаваплылыгы кертүне тәкъдим итә.🔹 Төньяк Корея хәрбиләренең Украинадагы сугышта катнашуы турында бердәм тарих дәреслегендә сөйләнәчәк.

22 июн. 2026 г.248В Telegram

Русия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән гарәп теле укытыла башлаячакРусия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, халык әкиятләре, Русиягә турында китаплар, әсәрләр гарәп теленә тәрҗемә ителгән. Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Һуманитар фәннәр университеты ректоры, доктор Хәлифа Мөбәрәк әз-Зәһири белән Казанның кайбер мәктәпләрендә гарәп теле укытуны оештыру турында килешкән иде. Мәгарифне күзәтүче Федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев та берничә ел элек РФ мәктәпләрендә гарәп теле дә укытылырга мөмкин диде.Ул вакытта Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Кирилл Кабанов гарәп телен популярлаштыру милләтара низагларны арттырачак һәм экстремизмны таратачак дип белдерде.@azatliqradiosi

21 июн. 2026 г.294В Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы — пост в ТГ канале

Татарстан президенты республикадан сугышка күпме кеше җибәрелгәнен әйтте. Тулырак ☝️@azatliqradiosiТатарстан президенты республикадан сугышка күпме кеше җибәрелгәнен әйтте. Тулырак ☝️@azatliqradiosi

20 июн. 2026 г.300В Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы — пост в ТГ канале

Бу минутларда Казанда Сабан туе уза Казан хакимияте Сабантуй уздыруга ким дигәндә 118 миллион сум бүлгән. Бу хәбәр элек тендерлар дәүләт сатып-алу порталында чыкты. 2026 елның мартында Татарстан хөкүмәте Сабантуй бәйрәмен үткәрү тәртибен көйләүче документка үзгәрешләр кертү турында карар да кабул итте. Иң зур үзгәрешләр "татар утары"на кагыла, аны хәзер "татар бистәсе" дип атыйлар. Бу — Сабантуй мәйданында төзелә торган татар йорты үрнәге. Хәзер ул гади бер милли почмак кына түгел, ә чын архитектура проектына әйләнгән.Йортның үлчәме төгәл билгеләнгән — 11,5×13,5 метр. Бүрәнәләрнең калынлыгы да язылган: төп йорт өчен — 220 мм, павильоннар өчен — 200 мм. 8 метрга кадәр манарасы булырга тиеш. Капкалар да контрольдә: дүрт баганалы, 9×4,5 метр, ике данәдән артык булмаска тиеш. Өстәмә итеп мәчет, кое, умарталар, эскәмия куярга рөхсәт ителә — әлбәттә, арка терәге белән, чөнки XXI гасыр.Болар бәйрәмдә исәпкә алынганмы?@azatliqradiosi

20 июн. 2026 г.303В Telegram

Аннексияләнгән Кырымда дәүләткә хыянәттә гаепләнеп 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Нияра Эрсмамбетова Акмәчет Тикшерү изоляторында коточкыч шартларда тотылу сәбәпле ачлык игълан иткән. 'Крымский ветер' каналы хокук яклаучы төркемгә сылтанып язуынча, Эрсмамбетованы бәдрәфе эшләми торган пычрак камерага урнаштырганнар. СИЗО хакимияте ремонт уздырудан баш тарта. Элегрәк бу камерада туберкулез белән чирләүчеләр утырган һәм анда калу сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин ди хокук яклаучылар. Эрсмәмбетова изоляторга урнаштырылганнан соң тәненә тимгелләр чыгуына, кандагы шикәр дәрәҗәсенең кискен күтәрелүенә һәм сәламәтлегенең начараюына зарланган.Аннексияләнгән Кырымда ФСБ хезмәткәрләре Сәетләр районындагы даруханәдә эшләүче кырымтатар хатыны Нияра Эрсмамбетованы узган ел майда тоткарлады. Аны "АТЕШ" партизан хәрәкәте белән хезмәттәшлектә гаепләделәр. Имеш, ул оккупацияләнгән җирләрләрдәге каршылык хәрәкәтләренең берсенә Кырымдагы ягулык-майлау келәтләре турында мәгълүмат тапшырган. Тикшерү фаразлавынча, бу мәгълүмат һөҗүмнәр әзерләү өчен кулланылырга мөмкин булган.Гаепләү ягы Эрсмамбетовага 18 ел иректән мәхрүм итүне сораган иде. Эрсмамбетованың ике кечкенә баласы калган, хәзер аларны аның өлкән яшьтәге әтисе карый.@azatliqradiosi

20 июн. 2026 г.277В Telegram

Казанның Бутлеров урамы, 30 йортында урнашкан Галимнәр йортында "Ватанны саклаучылар" дип аталган махсус хәрби операциядә (Русия хакимияте үзенең Украинага каршы баскын сугышын әнә шулай дип атый) катнашучыларга ярдәм итү фонды урнашты. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.Мәдәни мирас корылмасы буларак танылган бинада 2026 елны төзекләндерү эшләре башланды. Хәзер анда сугыштан яраланып кайтканнарга уңайлы булсын өчен пандуслар, лифт куелган.“Хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре батырлар истәлегенә хөрмәт күрсәтеп һәм хәл итә торган мәсьәләләрнең әһәмиятен исәпкә алып, лаек шартларда кабул ителәчәк”, диелә фондның матбугат хезмәте хәбәрендә. Бу бинада берничә ел Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан аерылып чыккан А. Халиков исемендәге Археология институты үзенең эшчәнлеген алып барды. Узган ел җәй көне алар бу бинадан күчүе билгеле булды.Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Казан үзәгендәге ике катлы тарихи бина Казан шәһәре карамагына тапшырырга планлаштырылган иде. Ул вакытта Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова татар җәмәгатьчелеген җыеп, биредә татар телле балалар өчен үзәк булдырырга мөмкин дигән фикер белән бүлеште. Стратегик сессиядә аның проекты тәкъдим ителде, биредә балалар ниләр белән шөгыльләнә алачаклары, нинди остаханәләр эшли алачак дип аңлатылды. Әмма ахыр чиктә татар балалары өчен бу проект хупланмады.@azatliqradiosi

19 июн. 2026 г.312В Telegram

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда Украинадагы сугышка республикадан 54 456 кеше китүен белдерде. — Контракт һәм мобилизация белән 54 465 кешене алдык, моннан тыш, махсус хәрби операция (СВО) зонасында 1 410 Росгвардия хезмәткәре һәм эчке эшләр министрлыгының 264 хезмәткәре бар, диде Миңнеханов.Ул шулай ук узган елларда төзелгән контрактлар саны турында да мәгълүмат бирде. Миннеханов әйтүенчә, 2023 елда Татарстанда Русия саклану министрлыгы белән 12 077 кеше килешү төзегән, 2024 елда — 12 951 кеше, 2025 елда — 13 113 кеше. Ә быел исә, республика җитәкчесе сүзләренә караганда, 5 274 кеше контракт имзалаган.— Әгәр түләүләрнең гомуми күләмен алсак, ул 2,9 миллион сум тәшкил итә. Шуның 400 мең сумы — федераль акчалар, ә 2,5 миллионы — безнең республика тарафыннан бирелә. Әмма безгә билгеләнгән күрсәткечләрнең, һичшиксез, үтәләчәген ышандырып әйтәм", — диде Миңнеханов.Федераль үзәктән Татарстанга нинди күрсәткечләр төшүе турында ул әйтмәде дип яза "Идел.Реалии".Шулай ук Миңнеханов СВОга, шул исәптән республика шефлыкка алган шәһәрләрне яклауга якынча республика бюджетыннан 91 миллиард сум тотылуын әйтте.Путин: "сезнең егетләр яхшы сугыша" дип җаваплады.Татарстан сугышта үлүчеләр саны белән Башкортстаннан соң икенче урында килә. Безнең исәпләүләргә күрә, Татарстанда ким дигәндә 9 178 сугышчы һәлак булган.@azatliqradiosi

19 июн. 2026 г.297В Telegram

16 июньдә Парижның Русия илчелеге янында "Полярная сова" колониясендә утыручы математик Азат Мифтахов һәм хокук яклаучы Баһром Хамроевны яклап пикет узды. Пикетка чыгучылар шулай ук Русия төрмәләрендә тоткыннарны җәзалауны туктатуны таләп итте.Парижда узган пикетны Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев оештырды. Анда башкорт активисты, Франциядә сәяси сыену алган Рамил Ваһапов, азәрбайҗан һәм урыс мигрантлары катнашты.Зәкиев сүзләренчә, Франция җәмәгатьчелеге Русия төрмәләрендә ни булып ятуын, тоткыннарның җәзалануы турында белергә тиеш.Пикетта катнашучы cәяси мөһаҗир Элмар Рустамов әйтүенчә, бу чараның татар милли хәрәкәте вәкиле тарафыннан оештырылуы аеруча мөһим.Тулырак монда укыгыз@azatliqradiosi

19 июн. 2026 г.284В Telegram

АКШ хакимияте Баймак вакыйгаларында катнашкан Башкортстаннан 28 яшьлек Заһир Мөхәммәдьяровны Молдовага депортацияләгән.Бу хакта "Idel.Реалии" хәбәр итә. Моңа кадәр ул сәяси сыену алу өчен көрәшеп, ике ел дәвамында Луизиана штатындагы миграция төрмәсендә тотылды.Кишинневка килеп җиткәч, Молдова чик хезмәткәрләре Мөхәммәдьяровка һәм башка депортацияләнгән Русия ватандашларына илдә яшәү рөхсәте бирелмәячәген әйткән. Алар Молдовада 90 көн генә кала алачак диелгән.Мөхәммәдьяров сүзләренчә, Молдовада Русия ватандашларының сәяси сыену сорап мөрәҗәгать иткән очракларның барысы да диярлек кире кагыла. Шуңа күрә алар хәзер үзләренең депортацияләнүләрен Америка мәхкәмәсендә шикаять итү мөмкинлеген карый.Тулырак 👉монда укыгыз@azatliqradiosi

18 июн. 2026 г.258В Telegram

"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җырыТатарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә янә "чәкчәк дипломатына" әйләнде. Бу хакта безнең видеоны карагыз ☝️@azatliqradiosi

18 июн. 2026 г.252В Telegram

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 18 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк. 🔸АКШ белән Иран 60 көнгә исәпләнгән үзара аңлашу турында меморандум имзалаган. Документта хәрби хәрәкәтләрне, шул исәптән Лүбнәндәге бәрелешләрне дә туктату, Һормүз бугазын ачу, АКШның Иранга каршы санкцияләрен акрынлап йомшарту һәм Иранны торгызу өчен 300 миллиард доллар күләмендә фонд булдыру каралган.🔸Төнлә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә көчле дрон һөҗүме ясалган. Мәскәү мэры сүзләренчә, ким дигәндә 130 дрон бәреп төшерелгән. Капотна нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан. Мәскәү янында дрон калдыклары торак йортларга эләккән, ике шәхси йортта янгын чыккан. 🔸Русия армиясенең дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Донецки өлкәсендә бер, Сумыда ике кеше һәлак булган. Җирле җитәкчеләр хәбәр итүенчә, биш өлкәдә барлыгы 15 кеше яраланган. 🔸Бүген төнлә Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә һава аланнары ябылып торды. Хәзер чикләүләр алынды. Кайбер очкычлар тоткарлана. 🔸Астанада уртак төрки әлифба комиссиясенең дүртенче утырышы узды. Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Төркия вәкилләре төрки телләр өчен уртак 34 хәрефтән торган әлифбаны алга таба гамәлгә кертү мәсьәләләрен тикшерде.@azatliqradiosi

18 июн. 2026 г.248В Telegram

Бу Русия— АСЕАН саммитында катнашу өчен Казанга килгән Көнчыгыш Тимор дәүләтенең премьер-министры Кай Рала Шанана Гусмау. Ул Галиәсгар Камал театрында татар көйләренә биеп алды.Премьер-министр безнең чәкчәкне дә ошатты. Бу хакта иртәгә видео тәкъдим итәчәкбез.▪️Көнчыгыш Тимор 2002 елда Индонезиядән бәйсезлек алган һәм Азиянең иң яшь дәүләтләренең берсе санала.@azatliqradiosi

17 июн. 2026 г.272В Telegram

Сабантуйга бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә атала: әрәпә, сөрән салу, сөлге җыю, бирнә җыю.Сездә ничек атала?@azatliqradiosi

17 июн. 2026 г.277В Telegram

Бүген Русия-АСЕАН саммиты ачылышында Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим чыгышында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләрен искә алган һәм Тукайны искиткеч шагыйрь дип атаган.Татарстан медиалары язуынча, Әнвәр Ибраһим Тукайның «Шигърият — ул буыннарны берләштерә торган һәм кешеләрнең күңеленә шатлык алып килүче рухи тел. Чын бәхетне мин бары тик халыкка хезмәт итүдә генә табам» дигән сүзләрен китергән. Ибраһим әлеге сүзләрне икътисади һәм башка авыр мәсьәләләрне хәл иткәндә кулланырга чакырган.▪️Әнвәр Ибраһим Казанга Русия-АСЕАН саммитында катнашу өчен килде. Узган ел ул "Русия Ислам дөньясы-KazanForum" чарасына да килгән иде. ▪️2011 елның март аенда Казанга сәфәр кылган Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Тукайның “Туган тел” шигырен татарча укып күрсәткән иде. @azatliqradiosi

17 июн. 2026 г.268В Telegram

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 17 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк. 🔸Бүген Казанда Русия-АСЕАН саммиты башлана. Чарага Русия президенты Владимир Путин киләчәк. Шәһәрдә иминлек чаралары көчәйтелде, күп чикләүләр кертелде. Халык социаль челтәрләрдә БРИКС вакытында да бу кадәр тикшерү булмаган иде дип яза. 🔸G7 илләре Украинага корал бирүне арттырырга килеште. Бу хакта бүген чыккан белдерүдә әйтелә. 🔸Бүгеннән Европа берлегендә Русиядән торбаүткәргечләр аша китерелә торган газ импортын тыюның беренче этабы үз көченә керә. Әлегә ул бер елдан артык элек төзелгән кыска вакытлы килешүләргә генә кагыла. Озак вакытлы килешүләргә кагылышлы икенче этап көз көне гамәлгә керергә тиеш.🔸Африка авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәкләре җитәкчесе Жан Касея кисәткәнчә, Конго Демократик республикасындагы Эбола бизгәге таралуы тарихтагы иң авыр эпидемиягә әверелергә мөмкин. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта авыру йоктырган кешеләр белән элемтәдә булган дистәләрчә мең кешене күзәтүгә алу мөмкин булмаган.🔸2025 елда "Яндекс" куәт оешмаларының кулланучыларның шәхси мәгълүматларын ачу турындагы 100 меңнән артык мөрәҗәгатен канәгатьләндергән. Бу хакта Transparency Report хисабында әйтелә.@azatliqradiosi

17 июн. 2026 г.267В Telegram

📱Казанда яшәүчеләр 16 июньнән операторлардан мобил интернет эшчәнлегендә һәм СМС килүдә чикләүләр турында хәбәрләр ала башлаган"Бизнес Онлайн" МТС һәм Билайн хәбәрләренә сылтанып язуынча, бу чаралар иминлекне тәэмин итү белән бәйле.МТС ширкәтендә карта белән түләүләр, банкоматлар куллану һәм геосервислар эшендә кыенлыклар булырга мөмкин дип кисәткәннәр. Мөштәриләргә мөмкин булганча Wi-Fi кулланырга киңәш ителә. Ширкәт вәкилләре чикләүләр операторга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында кертелә дип белдерде.Шул ук вакытта Билайн хәбәрләрендә банк кушымталары, социаль челтәрләр һәм әйбер китерү хезмәтләре ачылачак дип әйтелә.▪️17 июньдә Казанда Русия АСЕАН (Азия Көньяк-Көнчыгыш дәүләтләре берлеге) саммиты башлана. Беренче кунаклар инде килде. Казанга Русия башлыгы Владимир Путин да килә диләр. Соңгы атналарда Татарстан хакимияте саммитка әзерлек чараларын зур тырышлык белән алып бара. Чара көннәре якынлашыр алдыннан таләпләр кырысланды. Бу беренче чиратта җирле халыкка кайбер авырлыклар да тудыра. @azatliqradiosi

16 июн. 2026 г.288В Telegram

⛔️Британия Русиягә каршы санкцияләрне киңәйттеИл хөкүмәте сәхифәсендә чыккан мәгълүматка күрә, яңа исемлеккә тагын 70 оешма һәм шәхес өстәлгән. Алар арасында Казанның «Технопаритет» ширкәте һәм «Пегас» сәүдә сәнәгать оешмасы да бар. "Технопаритет» Украинаның тотрыклылыгын какшатырга яки аның территориаль бөтенлеген, суверенитетын яисә бәйсезлеген какшатырга ярдәм итә ала торган икътисади ресурслар, тауарлар яки технологияләр белән тәэмин итүдә катнашка", диелә документта.Ширкәт 2010 елның маенда теркәлгән, җитәкчесе итеп Александр Калмыков күрсәтелгән, узган елдагы кереме 124,8 млн сум тәшкил иткән. Ул нигездә сәүдә-сервис һәм сәнәгать җиһазларын сату белән шөгыльләнүче ширкәт. "Пегас" ширкәтенә чикләүләр кертү нигезе шул ук. Станоклар һәм сәнәгать җиһазлары белән күпләп сәүдә итә. Ширкәт 2014 елның октябреннән бирле эшли. Җитәкчесе – Олег Ситников. Узган елгы кереме 486 миллион сум. @azatliqradiosi

16 июн. 2026 г.288В Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы — пост в ТГ канале

"Татнефть" ширкәте Русиядәге барлык ягулык салу станцияләрендә бензин һәм дизель ягулыгын сатуга вакытлыча чикләүләр керттеБу хакта ширкәтнең “кайнар элемтә”сенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә. Оператор сүзләренчә, түләүгә дә чикләүләр бар. Хәзер бары тик кулакча гына кабул ителә.Азатлык Радиосы Татарстанның бер районында яшәүче авыл кешесе белән сөйләшкән иде.— Иң авыры авыл кешесенә, чөнки без район үзәгенә барып ягулык алабыз. Шәһәрдә бер АЗСта бензин тапмасаң икенчесе килеп чыга. Авылларда хәл бөтенләй башка. Шуңа без махсус район үзәгенә барып, башта бер станциягә, аннан икенчесенә, кирәк икән өченчесенә барып ягулык алып кайтабыз. Мин гомердә болай булыр дип уйламаган идем, — дип гаҗәпләнде ул.Тулырак👉 монда@azatliqradiosi

16 июн. 2026 г.295В Telegram