Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

@bulmasdima

Дуслар, бу төркемгә төрле могъҗизалы хәлләр турында, чынга ашкан төшләр турында язалар@Elmiraisx - админ

5 959подписчиков
Несколько раз в неделю🇷🇺

Похожие каналы

Все →

Последние посты

Баланы жен алыштырган дигэнне ишеткэн бар, имгэк була. 99 баланын кендеген кискэннэн сон 100 гэ женнэр кендек эбисен  алып китеп балаларынын кендеген кистерэлэр дип сойлэгэннэре бар, кынгыраулы атка утыртып.

13 апр. 2026 г.2 150В Telegram

Муршида Гайнуллина:Кызлар,  әнинең 6 айлык авыры югалган. Әни ир бала иде ди. Но әни мунча алачыгында куркып егылган. Кан киткән. Әти больницага алып чапкан. Әни, урладылар,  урладылар,  дип юл буе елап барган. Больница күрше авылда гына. Анда баргач карыйлар, соңгылык та юк. Әнигә бәйләнә башлыйлар врачлар, имеш Әни үзе төшергән.  Әни ир бала иде, урладылар бит , дип өзгәләнеп елый икән. Андый хәлләр булгалаган элек.Бу 1967 нче ел

13 апр. 2026 г.2 160В Telegram

Ә минем мәрхүмә әни сөйләгәннәр дән, точнее, әйтүе, имеш кыз булса бөтенләйгә алып китәләр. Ә малай ничәдер елдан соң, зур үскәч кайта, ишекне ачсаң, ул аннары имеш дөньяда иң белемле акыллы мулла була ди, алмасаң, кире китә. Бер хатынның имеш корсагы юкка чыккан. Күп еллар үткәч, ишек шакыганнар, әни мин кайттым дип, хатын курыккан да ачмаган ишекне. И тагы Бер мулла бар иде ди, не обычный белемле укымышлы и т.д. имештер аны җен урлаган. Подробности вопрос конешно. 🤔

12 апр. 2026 г.2 000В Telegram

Мин икенчене табырга авырлы булгач тош курдем. и тошемдэ гел баби таптым. И анием хазер мархумэ инде .Ана сойлим тошемне. Кызым ди бик йоклама ди бу иске ой иде жен парилар болар ди. Корсакта кыз бала значит ди. Баланы урлый курмасеннар ди. Кыз баланы пари алыштыра ди. Янымда ирем бар бит дим. Апрель ае буе интектем. Майда таптым. Кыз бала Аллага шокер. Узи юк иде ул вакыт 90 еллар иде.

12 апр. 2026 г.1 650В Telegram

Эбием сойлэгэн иде бу хэлне мин 4 класста укый идем. Эби узе намазлар укый иде куп белэ иде. И мина сойлэде. Бабаннын энесенен хатыны авырлы иде ди. Вакыт житкэн табарга.ире каравылга эшкэ киткэн. Хатыны берузе ойдэ калган. Тонлэ 12 лэрдэн сон ниндидер кешелэр килеп кергэннэр как будто и бу хатынны бэбэйлэтеп баланы алып киткэннэр. Бер жирем дэ авырмады да дип сойлэгэн кешелэргэ. но ана кешегэ сойлэмэ дигэннэр. ничек сойлэмисен инде ире кайтуга бала юк. Шуннан сон авырга узмаган бала тапмаган. Минем белэн дэ шундый хэл булды. 1995 елда оченче баланы табарга уйладым.авырга узгач учетка бастым. Балага 4,5 иде жан кергэн иде. Апрель ае иде пасха иде ул конне. Иртэн иртэрэк уянылды. Туалетка барып килдем дэ ятып торый эле эзрэк дип яттым. Обычно мин стена яклап ятырга яратам. Э ирем кырыйда. Мин кырыйга яттым. И шул вакыт узем дэ анламый калдым. Пупок аша кереп баланы тартып алдылар. Кыз иде. Кемнэр икэнен дэ курмэдем. Анламадым. Авыртмады да Бер жирем дэ. Иремэ сойлэдем инде. Ул да аптырашта калды. Учетта бит инде. Анда да аптырадылар. Сентябрь да табарга тиеш идём. Месячныйлар да килмэде. Сентябрьга чаклы. Сентябрь аенда бер конне ирем эйтэ. Ойдэ яна туган бала исе бар ди. Менэ шундый хэллэр булды минем белэн. Бутэн авырга узалмадым. Ике улыбыз бар. Берсенэ 44 яшь. Берсенэ 37 и ходаем мина бер кызынны да жэллэден инде дип еладым инде. Но аллага шокер кече улымнын 3 кызы бар. Ял саен каникул саен бездэ. Догалар ойрэтэм, ашарга пешерергэ ойрэтэм. Менэ шундый хэллэр🌹

12 апр. 2026 г.2 150В Telegram

Минем әнинең сеңлесе сөйләгән иде моны. Аңа унике яшь булган, әнисе (минем әбием) үлгәндә. Беркөнне берүзе өйдә калган. Пич торган якта ниндидер тавыш ишетә ул. Барып карый нинди тавыш каян икән дип. Ә анда әнисе пичтән кисәү таягы белән нидер чыгара ди. Апа куркуыннан кычкырып башка бүлмәгә кереп, карават астына поскан. Аннан аны кич белән эштән кайткан әтисе чыгарган... Аннары кыш көне ул өйдә утыра икән, тәрәзәдән буранның дулавы ишетелә ди. Элек бит кышлар шундый булган, хәзерге кебек түгел. Бер мәлне тәрәзәгә бик йомшак шакыганны ишетә. Тыңлап карый, тәрәзәгә шакыган тавыш туктамый. Ул пәрдәне читкә этәреп карый. Анда тагын әнисе тора ди. Һәм колагына аның дәшкәне ишетелә. Керт мине, миңа салкын... ди икән. Минем апамда тагын истерика башлана, көчкә тынычландырганнар. Менә шулай ике тапкыр әнисе күренгән. Олыгайгач та һич онытасым юк диде. Кем, нәрсә булды ул ди. Ә ишекне ачып керткән булсам нәрсә булган булыр иде ди. Ул бит нәкъ әни иде ди.

10 апр. 2026 г.1 870В Telegram

Макстагы төркем👇👇👇https://max.ru/join/o-hKO9FnwPlRWmduQ3JoaMsc2SOBVkSsRemb_8HYlpY

10 апр. 2026 г.1 700В Telegram

Мин дэ тош турында сойлим эле. Моннан 3 айлап элек каенсенелем тош кургэн. Авылда ирем(улгэн), мин и курше мужигы капка тобендэ басып торабыз ди. Болар икесе китеп баралар Хэм мин боларга кычкырам кая барасыз, мине ияртмисез мени дип. Юк эле сина иртэрэк дип эйтте ирем, ди. Менэ шул мужик кичэ китеп барды. Ничек ышанмыйсын инде.

7 апр. 2026 г.2 310В Telegram

Тошемэ мэрхум этием керде.Бар, эбиеннен хэлен белеп кайт,а то сонга каласын ,ди.Шул ук конне йогердем янына.Бардым,эбиемэ салкын тигэн.Эби,эти тошкэ кереп синен хэленне белэргэ кушты, дим.Иии улыкаем,теге доньядан минем очен борчыла икэн,дип эбекэем елап алды.Бу чирлэве булмаган этинен борчылуы...Бер айдан эбием картлык чире белэн кайтып китте.Урыннары ожмаhта булсын!🤲

7 апр. 2026 г.2 170В Telegram

Минем 2002 нче елда иптэшем улде инфаркт белэн. Кич ятты, иртэнгэ улгэн иде. Алдагы конне двоюродный абый шашлыкка чакырган иде. Иптэшем кэефем юк, мин тошеп тормыйм, син балалар белэн тош диеп мине тошереп жибэрде. Абыйнын малае машина белэн ала килде. Тошкэч иптэшемне дэ сорадылар. Хатыны йорэк була курмэсен, йорэк белэн улептэ китэлэр диде. Иптэшем улгэч, зияратка барып йордем. Аяк очына басып, белгэннэремне укып дога кылгач, тошемэ булсада кереп, тонлэ ни булганын эйт эле дидем. Тонлэ тош курдем. Иптэшем матур итеп киенгэн, каршымда басып тора. Кил кырыма утыр эле дим. Кеше янына утырганны кабер эхеллэре яратмый, сина эндэшергэ мин бик тиз киттем бит. Сина двоюродный абыйнын хатыны дорес эйткэн диде. Тошлэремэ еш керде, кергэн саен кочаклап, яратам, сагынам дия иде. Акрын гына йорэгем авырта башлады. Прединфаркное состояние белэн больницада да ятып чыктым. Туганнарым карый торган хатынга алып бардылар. Ул хатын, сине ошкерегэ кирэк, сине ирен бик яратып торган, акрын гына сине узе белэн алып китэргэ маташа диде. Мине ошкерде, талак эйттерде. Шуннан сон иптэшем бер мэртэбэдэ тошемэ кергэне булмады.

2 апр. 2026 г.3 020В Telegram