КОТЛЫЙБЫЗ!12 декабрь көнне татар теле буенча республика олимпиадасының район этабында җиңүче укучыларыбыз!4 сыйныфМусина Иделия, Хусниярова Амелия, Измайлова Эльвира - призерлар. Укытучылары Мусина Ания Хәсип кызы.5 сыйныфШагалиева Айзадә - җиңүче; Шәрипова Румия, Әдиятуллина Рубина, Ярмиева Әмилә, Гарипова Диана, Латыпова Ясминә, Шайхразиева Айлинә, Мөхәмәтова Ясминә, Исламова Рәйлә – призерлар.6 сыйныфСафиуллин Әмир, Гафуров Тимур, Мугтазирова Фәридә, Шайхайдарова Аделя, Салихҗанова Алина, Имамова Румия, Исхакова Адилә, Исламова Диляра, Ахмадгалиев Аяз-Раяз, Шәйдуллина Азалия, Хабибуллина Зәлия, Анварова Дилия – призерлар.7 сыйныфШагалиева Айсинә, Валиахметова Аделина, Вәлиев Юныс – призерлар.8 сыйныфХарисова Адилә, Фазаелова Таңсылу, Шакурова Диләрә, Салахова Валерия – призерлар.9 сыйныфГалиуллина Ильфина, Шәрипова Айзилә, Салахова Аделина, Юрьева Анастасия – призерлар.10 сыйныфЗакирова Камилә, Ильясова Энҗе - җиңүче;Харисова Гүзәл, Газетдинова Зәринә, Шакирова Резеда – призерлар. 11 сыйныфШакирова Лиана – җиңүче.Укытучылары Шәвәлиев Ленар Зөфәк улы, Әхмәдгалиева Айгөл Ралиф кызы, Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы.#ГимназияАктаныш
Гимназия Актаныш🦉
@gimakt
"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесе
Похожие каналы
Все →Последние посты


Гимназиябез интернатында "12 декабрь-Россия Федерациясенең Конституциясе көне" дигән квест-уен узды.Балалар төрле станцияләрдә сорауларга җавап бирделәр. Уен бик эчтәлекле булды.#ГимназияАктанышГимназиябез интернатында "12 декабрь-Россия Федерациясенең Конституциясе көне" дигән квест-уен узды.Балалар төрле станцияләрдә сорауларга җавап бирделәр. Уен бик эчтәлекле булды.#ГимназияАктаныш

Инвалидлар декадасы кысаларында, 8Б сыйныфында "Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан" исеме астында китапханә дәресе узды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атасалар да, алар көчле рухлы һәм үрнәк тормыш белән яшиләр.Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән танышу максатыннан, укучылар Дания Нагимнең "Бөртекләп җыелган гомер" китабы белән таныштылар.Бу повесть укучыларыбызны тормыш авырлыкларына түзәргә һәм каушап калмаска өнди.#ГимназияАктаныш

Поздравляю с Днем Конституции Российской Федерации!Основной закон нашей страны является надежной опорой государственности, гарантом социальной стабильности и обеспечения прав граждан. Татарстаныбыз илебез белән бергә динамик рәвештә үсә һәм, Конституциягә таянып, киләчәккә ышаныч белән карый.Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!Подписывайтесь на мой канал в МАХ#РаисТатарстана#ГимназияАктаныш
12 декабрь – Россия Конституциясе көне. Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәсендә кабул ителде, ә 25 декабрьдә “Российская газета”да рәсми басылып чыккач, көченә керде.Бүген Төп законның “беренче данә”се Кремльдә дәүләт башлыгы китапханәсендә саклана.Ун ел дәвамында бу ял көне булды, 2004 елның 24 декабрендә Дәүләт думасы Россия Хезмәт кодексына бәйрәм календарен үзгәртүче төзәтмәләр кертте. Хәзер 12 декабрь эш көне санала, ә бәйрәм илнең истәлекле даталары исемлегенә кертелде.Россия Конституциясе кереш өлештән һәм ике бүлектән тора. Анда илнең төп сәяси, иҗтимагый, хокукый, икътисади һәм социаль системалары, федераль корылышы, кеше хокуклары билгеләнә.Ил Конституциясе зур юридик көчкә ия. Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур кыйммәт дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы нигез булды. Узган еллар дәвамында дәүләт властеның демократик нигезләрен гарантияли торган система барлыкка килде.#ГимназияАктаныш

День Конституции Российской Федерации – одна из значимых памятных дат, которая отмечается ежегодно 12 декабря с 2005 года. 12 декабря 1993 года всенародным голосованием была принята Конституция Российской Федерации. Конституция – это основной закон страны, определяющий устройство государства, в котором прописаны свободы, права и обязанности людей, закреплены самые главные правила и нормы, которые лежат в основе остальных законов. А преддверии этой знаменательной даты советник по воспитанию «Гуманитарной гимназии-интернат для одарённых детей» для учащихся 1-х классов провела коллективно- творческое дело «Моя страна – Россия». Это мероприятие направлено на формирование у школьников понимания важности Конституции как основного закона страны и осознание своих прав и обязанностей как граждан России. В рамках мероприятия ребята посмотрели видеоматериалы, где прослеживалась важность Конституции и процесс её принятия. После просмотра участники этого события перешли к обсуждению в формате открытого диалога. Ребята высказывали своё мнение. Так же первоклассники раскрашивали рисунки на тему «Мои права». Эта творческая работа помогла детям закрепить новые знания и почувствовать свою сопричастность к большому и значимому понятию — закону, который защищает и объединяет всех нас. Первоклассники узнали о том, что такое Конституция РФ и почему она важна для каждого жителя страны. Было объяснено, что Конституция устанавливает правила, которым должны следовать все граждане, и что её принятие происходило через процесс обсуждения и голосования среди населения. #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #ГимназияАктаныш #ОрлятаРоссии #ДеньКонституцииНД
