Ясалма интеллект тавышы кешенекеннән аңлаешлырак була аламы?🎙️ Ясалма интеллект (AI) тавышын без гадәттә «тере түгел» дип кабул итәбез. Әмма яңа тикшеренүләр көтелмәгән нәтиҗә күрсәткән: кайбер очракта AI тавышын аңлау кешеләргә җиңелрәк тә икән.🎓 Лондон университет колледжы һәм Роһамптон университеты галимнәре ачыклаганча, шау-шу шартларында кешеләр нейрочелтәр ярдәмендә ясалган сөйләмне кеше сөйләменә караганда да яхшырак аңлый икән.Нигә шулай?Кеше сөйләмендә:▪️паузалар,▪️буталулар,▪️артык эмоцияләр,▪️сулыш тавышлары,▪️сүзләрне «йоту» бар.Ә AI тавышы еш кына:▪️тигезрәк,▪️төгәлрәк,▪️ачыграк яңгырый.Шуңа күрә баш мие андый сөйләмне җиңелрәк «эшкәртә» ала.Тавыш клонлау — кеше тавышының дигитал копиясен ясый торган AI технологиясе. Синтездан аермалы буларак, клонлау технологиясе сүзләрне генә түгел, ә кеше сөйләмендәге уникаль үзенчәлекләрне дә — тембр, интонация, сөйләшү манерасын һәм эмоциональ төсмерләрне дә кабатлый ала.Бу технология ничек эшли?Бүгенге нейрочелтәргә кеше тавышын клонлау өчен берничә секундлык аудио да җитә. Алар тембрны, интонацияне, сөйләм ритмын өйрәнә һәм шул тавыш белән теләсә нинди текстны яңадан «әйтеп бирә» ала.Мондый системалар:▪️фильмнар дубляжында,▪️аудиокитапларда,▪️тавышын югалткан кешеләргә ярдәм итүдә,▪️виртуаль ярдәмчеләрдә кулланыла да инде.Ләкин тискәре яклары да бар: ▪️тавыш клоннары мошенниклык һәм ▪️фейклар өчен дә кулланылырга мөмкин.👉 Тулырак монда укый аласыз: Why AI voices are easier to understand than real people 🤔 Сезнеңчә, тавыш клонлау технологиясе файдагамы, зыянгамы? #ЯсалмаИнтеллект #ТавышКлонлауTatSoft | @ipsanrt
26 мая 2026 г.253В Telegram