Ассаляму‘алейкум!Создали канал в приложении МАХ, переходим по ссылке отправленному выше.
Мечеть "Нур" с. Пелево
@nurpelevo
Мечеть "Нур" село Пелёво Лаишевского района Республики Татарстан
Похожие каналы
Все →Последние посты
https://max.ru/join/VJj_KxKuUM39OVK7lAuhCLyN1FUabPUxqSAsqFQAIKs
ТәкаббәләЛлаһу миннә уә минкум. Ураза гаете мөбәрәк булсынТәкаббәләЛлаһу миннә уә минкум. Ураза гаете мөбәрәк булсын
Гаеткә бәйле кайбер сөннәт гәмәлләрАллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Мөэмин-мөселманнарның исләренә төшер, дөреслектә, ул аларга файда китерә”.📌(“Зәрият” сүрәсе, 55нче аять)Гает белән бәйле булган сөннәтләрне искә төшереп үтик, бу безгә файдага гына булыр, ин шәә Аллаһ. Безне шушы көннәргә китереп җиткергәне өчен,Рамазанны тулысынча диярлек ураза тотып чыгарга насыйп әйләгән өчен Аллаһ Сөбхәнә Тәгаләгә шөкер, хәмед-сәнәләр булса иде. Әлхәмдүлилләһи Раббил гәләмин. Көтеп алган гает килеп җитә.Мөселманнарның олы бәйрәме – Ураза гаетен (гайдул фитр - гарәпчә) каршы алабыз. Шушы бәйрәм белән бәйле булган гамәлләр бар.Гает намазы безнең өстә бурыч булып тора. Пәйгамбәребез ﷺ барлык ирләрне, балаларны, хәтта хатын-кызларны да шушы намазга чакырды, өндәде.Гает намазына хәтле булган сөннәт гамәлләрнең берсе – намазга барыр алдыннан госел алу, юыну-чистарыну. Татарларда гает алдыннан кичтән мунча керү гадәте бар. Бу сөннәткә муафикъ булган яхшы гадәт булып тора.Бәйхакый җыентыгыннан хәдистә болай диелә: “Бер кеше госел турында сорый: ни вакытта госел алу сөннәт булып тора? Гали радыйАллаһу гәнһу санап китә: җомга, Гарафә, ике гает көнендә госел алу сөннәт булып тора”.2️⃣ Икенче сөннәт– Гает намазына барганда хуш исле май-миск, ягъни парфюм тидерү. Имам Мәлик әйтә: “Галим әһелләреннән ишеттем, һәрбер Гаеттә өндиләр иде: хуш исле майлар сөртергә һәм матур итеп киенергә”.3️⃣Өченче сөннәт– иң матур кием кию. Гаеткә һәркемгә иң яхшы киемен киеп бару хәерле гамәл санала. Тәбәрани җыентыгында Ибне Габбас әйтә: “Пәйгамбәребез шушы гаеткә иң яхшы, иң матур күлмәген кия иде”. 4️⃣Дүртенче сөннәт– намазга чыгып киткәнче җиңелчә ашап алу, чәй эчү яки берничә хөрмә ашап су эчү. Әнәс радыйАллаһу гәнһу әйтә: “Пәйгамбәребез Ураза гаетенә берничә хөрмә ашап алмыйчачыкмый иде”. Хикмәте нидә? Син бүген уразада түгел, ашап китәсең. Гает намазы кояш чыгып ярты сәгатьтән соң укыла. Ашап китү синең уразада түгеллегеңне күрсәтү була. Гает көнне ураза тотарга ярамый. Син шатланырга, төрле тәм-



Бүген, 18 март көнне, Пәрәү авылында "Нур" мәчетендә, Рамазан аеның соңгы тәравих намазы укылып, бу игелекле айның йомгаклау көннәре билгеләп үтелде.Мәчеттә намаз укучы яшь егетләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. Аларга мәчеткә йөргәннәре, дини йолаларны үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерелеп, махсус бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды. Бу чара яшьләрне рухи кыйммәтләргә тарту, дини тәрбия бирү максатыннан үткәрелде.Чараның ахырында,тәравих намазыннан соң, барлык катнашучыларны һәм авыл халкын сөендереп, матур салют оештырылды.Сегодня, 18 марта, в селе Пелево мечети "Нур" был прочитан последний таравих-намаз месяца Рамадан, ознаменовав завершение этого благословенного месяца.В мечети была организована церемония награждения молодых юношей, совершающих намаз. Им были вручены специальные подарки и почетные грамоты в знак благодарности за посещение мечети и соблюдение религиозных обрядов. Мероприятие было проведено с целью привлечения молодежи к духовным ценностям и привития религиозного воспитания.В конце, после таравих намаза, к радости всех участников и жителей села, был устроен красивый салют.
Зәкәт - тиешле сәдака
Кадер кичәсе
Рамазан ае коръән ае