
«Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә — Taraf Taraf — Саба районыннан чыккан заманча музыкаль проект. Төркем инди, электроника һәм татар телендәге текстларны бик оста берләштерә. 2020 елда чыккан «Unsigez» дебют альбомы аларны киң аудиториягә танытты, ә «Ядәч!Истә!» фильмына саундтрек булган «Y» синглы һәм 2024 елгы «ikenche» мини-альбомы төркемнең тагын да тирәнрәк һәм кыюрак яңгырашын ачыклады.📅 26 апрель 19:00 — Taraf чыгышы📍 Казан Кирмәне, Гавами урыннар ишегалды (Присутственные места Казанского Кремля)
